Яңа Чишмә районында 1 октябрьдән 10на хәтле “Көз бүләкләре” акциясе дәвам итә. Бу акция яшелчәләрне кышка хәзерләү максатыннан оештырыла.
Шул акция кысаларында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре, үзләренең карау астындагы хезмәт алучыларына яшелчәләрне тозларга, кышка хәзерләргә булышалар.
Акциядә 18 социаль хезмәткәр катнаша, социаль хезмәт алучылар шундый кирәкле һәм файдалы акция оештыручыларына бик рәхмәтле.