“Без тынычлык яклы”

2020 елның 18 сентябре, җомга

Ел саен 21 сентябрьдә җәмәгатьчелек Халыкара тынычлык көнен билгеләп үтә.  Әлеге көн уңаеннан 17 сентябрь көнне авыл тарихы музеенда Шахмай урта мәктәбенең 5 һәм 7 сыйныф укучылары белән “Без тынычлык яклы” дип аталган әңгәмә булып үтте.  Әңгәмә барышында балалар бу көн турында мәгълүмат алдылар, тынычлык илчеләре  Саманта Смит һәм Катя Лычевалар белән таныштылар. Тынычлык темасына багышланган әңгәмә “Алар илгә Җиңү алып кайтты” дип исемләнгән экспозиция янында тәмамланды. Балалар зур кызыксыну белән бүгенге тыныч, матур көннәрне бүләк иткән ветераннарыбызның фотосурәтләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International