7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында барлык белем бирү учреждениеләрендә Көзге игелек атнасы үткәрелде. Акциянең максаты-укучыларны ирекле эшчәнлеккә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән уңай чараларны тормышка ашыруга җәлеп итү.
Атна дәвамында түбәндәге чаралар оештырылды: «Игелекле башлангычлар көне», анда укучылар авыр тормыш хәлендә кешеләргә адреслы ярдәм күрсәттеләр; «Ветераннар янәшәдә яши», һәйкәлләр төзекләндерелде; башлангыч һәм урта сыйныфларда экологик сыйныф сәгатьләре үткәрелде; Кече сыйныфларда бергә җәмгыятьтә сабырлык, кешеләргә карата хөрмәт күрсәтү темасы күтәрелде, «Спорт Татарстаны» саф һавада физкультура-спорт чаралары үткәрелде.
Атна йомгаклары буенча «Көзге игелек атнасы»акциясендә иң актив катнашучыларны билгеләделәр.