Татарстанда "Земство мәдәният хезмәткәре" программасын башлап җибәрергә әзер булуларын белдерделәр»

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан «Земство мәдәният хезмәткәре» программасын башлап җибәрергә әзер, дип белдерде регион башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия мәдәният министры Ольга Любимова катнашында узган республика Президенты каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы утырышында. "Без бу хакта Ольга Борисовна белән бүген иртән сөйләштек. Без регион да үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйбыз. Авылда яшь белгечләрне беркетү өчен без яшь белгечләр өчен бушлай җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләрен хәл итәчәкбез", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International