Мәдәни мирас белән эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсе барлык төбәкләргә дә тәкъдим ителә

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Россия Мәдәният министрлыгы илнең барлык төбәкләренә Татарстанның мәдәни мирас белән эшләү тәҗрибәсенә игътибар итәргә тәкъдим итә. Бу хакта Казанда ведомство башлыгы урынбасары Николай Овсиенко хәбәр итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Министр урынбасары Татарстан башкаласында 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46 нчы сессиясен оештыру һәм үткәрү буенча эшче төркем утырышында чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Мәскәү кунаклары өчен республика күрсәтә торган тарихка һәм мәдәнияткә сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт тирән тәэсир калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International