Татарстанда мәдәният, сәнгать һәм кинематография үсешенә ел саен 339 млн.сумнан артык грантлар биреләчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына кул куйды.
"Әлеге нигезләмә мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасының иң әһәмиятле иҗат коллективларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Президенты грантларын ел саен бирү тәртибен билгели. Грантларның гомуми күләме елына 339 млн. 358,4 мең сум тәшкил итә", - диелә документта.
6
Ел саен республикада сигездән дә артык грант бирү планлаштырыла. Дөнья һәм балет сәнгате стильләрен үзләштерүгә – 205,8 млн сум, милли театр сәнгатендә проектларны гамәлгә ашыру өчен – 36,3 млн сум, театр сәнгатен пропагандалауга-26,3 млн сум, Россия һәм ерак чит ил театр коллективлары белән тәҗрибә уртаклашуга – 26,3 млн сум, ә милли музыкаль-хореография сәнгатен популярлаштыруга, саклауга һәм үстерүгә-9,6 млн сум тотылачак.
Филармония эшчәнлеген үстерүгә – 43,9 млн сум, симфоник музыканың төп юнәлешләрен үзләштерүгә – 12,7 млн сум, кинематографияне үстерүгә – 1,9 млн сум, этник музыка мәдәниятен торгызуга һәм үстерүгә 2,6 млн сум бүлеп биреләчәк.
Программа Татарстан бюджетыннан финансланачак.