Участок сайлау комиссиясе әгъзалары интернат - йортка үзләре килеп, һәр кешегә тавыш бирү мөмкинлеге бирде. Барлык саклык чаралары да үтәлгән – барысына да битлек, перчаткалар, шәхси ручкалар бирелде. 90 яшен узган аксакалларыбызга аерым игътибар бирелде, аларга күчтәнәчләр белән килделәр. Социаль хезмәт алучылар мондый мөһим вакыйгада бик теләп катнаштылар.