«Татарстан киносы көннәре Казанда гына түгел, ә 40 муниципаль киноучреждениедә дә узачак. Республика бу акцияне хуплады", - диде Айтуганова. Барлык кинозалларда да Роспотребнадзор чаралары үтәләчәк, ягъни залның максималь сыйдырышлыгы 100 кеше булса, киносеанска нибары 50 кеше генә эләгә алачак. "Үткәрү өчен рөхсәт бар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте безгә „Мир“ кинотеатрында һәм муниципаль учреждениеләрдә үтәлергә тиешле барлык кагыйдәләрне җибәрде», — дип билгеләп үтте ул. 24-30 август көннәрендә режиссерлар Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел» фильмы премьерасы белән Татарстан киносы көннәре башлана.