Яңа Чишмә районында "Комбайн" операциясе дәвам итә»

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Операция һәм рейдлар үткәрү барышында комбайннарның техник торышы тикшерелә.  Беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектлауга, медицина ярдәме күрсәтүгә, комбайннарның чисталыгына, теркәү документлары булуга һәм еллык техник карау узуга аерым игътибар бирелә.
                      Ачыкланган бозулар буенча вазыйфаи затларга бетерү срокларын күрсәтеп күрсәтмәләр бирелә, тупас бозулар өчен гаепле затлар РФ КОАП нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
        Операция башланганнан бирле вазифаи затларга 5 күрсәтмә бирелде, 3 кеше административ җаваплылыкка тартылды.
       
 
Рәис Хисмәтуллин-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International