Яңа Чишмә районында «Трактор-Тагылма " операциясе үткәреләчәк»

3 июнь 2020 ел., чәршәмбе

2020 елга төп чаралар планы һәм 19.05.202020 ел, № 01-05/53 боерык нигезендә, 2020 елның 8 июненнән алып 28 июненә кадәр. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Яңа Чишмә муниципаль районында «Трактор-Тагылма»операциясе үткәреләчәк.
      Операция барышында үзйөрешле машиналарның, тракторларның һәм тагылмаларның техник торышына, еллык техник карау узуга, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндерү җайланмалары, теркәү документлары, ОСАГО полислары булуга аерым игътибар биреләчәк. 
Рәис Хисмәтуллин-Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International