Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән коронавирустан профилактик чаралар үткәрделәр, аннан саклану турында белешмәлекләр тараттылар.
Бөтен социаль хезмәт алучылар кирәкле дарулар, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән тәэмин ителгән.