2020 елның 14-20 июнь көннәрендә Казанда ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы узачак. Форумда IT-стартап идеяләрен гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр табу белән кызыксынган иң яхшы проектлар авторлары катнашачак.
ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумы халыкара эшлекле һәм социаль элемтәләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Иң яхшы проектлар Россия һәм ИХО илләренең XI Халыкара икътисади саммиты – KazanSummit 2020 кысаларында инвесторларга тәкъдим ителәчәк.
Форумда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Форумда катнашу өчен гаризалар 2020 елның 31 мартына кадәр сайтта кабул ителә https://kazanoicstartups.org/