Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова кибетләрдә халык өчен азык-төлек булуын шәхсән үзе тикшерде.

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,район кибетләрендә хәлләр тотрыклы, халык арасында ажиотаж юк. Кибетләрдә ассортимент тулысынча тәкъдим ителгән һәм халык ихтыяҗына туры килә. Бәяләр күтәрелү факты да ачыкланмады. 

Район даруханәләрендә хәлләр бераз башкача. Саклагыч битлекләр һәм антисептик чаралар юк. Әлеге товарларга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, даруханәләр өстәмә заказ ясадылар һәм якын арада әлеге товарлар керү планлаштырыла. 

Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International