2020 елның 19 мартында Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Яңа Чишмә башлангыч мәктәбеннән 4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Колесникова Ольга Сергеевна җитәкчелегендә экскурсиядә булып киттеләр.
Балаларга “Авыл өендә” һәм зур залда авылдагы һөнәр осталарының эш коралларыннан һәм кул эшләреннән торган бай эчтәлектәге экспозицияләр күрсәтелде.
Аерым күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайткан экспонатлар белән таныштылар. Балаларда аеруча латин хәрефләре һәм гарәп хәрефләре белән язылган хатлар кызыксыну уятты.
Малайлар төрле илләрнең акчаларыннан торган коллекциягә исләре китсә, кызлар конфет кәгазьләре коллекциясен карап мәш килделәр.
Балалар үзләре күргән экспонатларны әти-әниләренә һәм дусларына күрсәтер өчен телефоннарына да төшереп киттеләр.
Солдат фуражкаларын киеп фотога төшкәч кечкенә экскурсантларыбызның шатлыгы эчләренә сыймады – бу истәлек аларның иң матур хатирәләренең берсе булып сакланыр.