14 нче март көнне Норлат шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурсының зона сайлап алу туры үтте.

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

14 нче март көнне Норлат шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурсының зона сайлап алу туры үтте. Конкурста Давлетшина И.К җитәкчелегендә Чаллы Башы мәдәният йортыннан  10 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Алинә “Нәфис сүз уку остасы” номинациясендә катнашты. Ул,  Мөхәммәт Мирзаның “Агыйделдә ак пароход” шигырен сөйләп,  октябрь аенда Казан шәһәрендә узачак  2 нче турга үтте.  Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International