"SCHOOL PERFORMANCE" инглиз телендә мәктәп театрлары фестиваль-конкурсы

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 13 мартында Яңа Чишмә гимназиясе базасында мәктәп театр коллективларының инглиз телендә «SCHOOL  RFORMANCE» республика фестиваль-конкурсының III муниципаль этабы узды. Конкурс республика дәрәҗәсендә чит телләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә. Конкурсның бурычлары: инглиз телен белү дәрәҗәсен күтәрү; укучыларның дөнья драматургиясе һәм әдәбияты белән кызыксынуларын арттыру, оригинал телдәге әдәби әсәрләр белән танышу, тел мохитенә чуму; иҗади сәләтле балаларны ачыклау һәм кызыксындыру; укучыларның сәхнә культурасын үстерү. Конкурста район мәктәпләренең 11 театр коллективы  катнашты. Черемухово урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Funny Friends» театр коллективы «Алиса тылсым илендә» («Искиткеч чәй эчү”) – “Alice in Wonderland» “Mad teaparty” спектакле белән җиңү яулады.   Коллективның җитәкчеләре: инглиз теле укытучылары Корнева С. В. һәм Морозова А. Ф. Аларга уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International