«Автоледи – 2020»

2020 елның 13 марты, җомга

03.20 елда Яңа Чишмә авылында Автокласс программасы буенча белем алучы 34 нче уку төркеменең хатын-кызлар яртысы «Автоледи – 2020»конкурсында катнаштылар. Конкурс Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы нигезендә оештырылды.
Конкурста катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен, шулай ук «тимер ат» белән оста идарә итә белүләрен, «елан» ны һәм мәйданчыкта парковка ясый белүләрен күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны – Исхакова Камилла, икенче урынны – Адиева Альбина, өченче урынны – Сабирҗанова Яна алды. 
Мәктәп җитәкчесе Дәүләтшин Әсхәт үзе җиңүчеләрне котлап, аларга истәлекле бүләк һәм язгы чәчәкләр бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International