4 март көнне, Бөтендөнья әбиләр көне һәм 8 Март бәйрәме уңаеннан, Өтәшкә авыл китапханәсендә «Язгы тамчы»дип исемләнгән конкурс – уен программасы үткәрелде. Чарага Нәҗметдиновлар, Ямщиковлар, Шакирҗановлар, Таһировлар, Шакировлар, Зиннуровлар һәм оныкларыбыз гаиләләре чакырылган иде. Алар өчен төрле конкурслар һәм сораулар белән бәйрәм программасы оештырылды. Оныклар төймә ясарга, бәрәңге чистартырга, ә әбиләр курчакны биергә һәм Бишек җырларга тиеш иде. Барысы бергә «әкият белгечләре» һәм «Чәчәкле алан»бәйгесендә катнаштылар. Бер биремнең берсе-кәгазьдән язгы чәчәк бәйләмнәре ясау, бер-береңә карата булган мөнәсәбәтне тагын бер кат раслады.