27 февраль көнне Яңа Чишмә районының "Алтын Чишмә" балалар бакчасында Яңа Чишмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Үз дөньяны үзебез таныйбыз» дигән тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсы булып узды. Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр “Без хәтерлибез! Без горурланабыз!” номинациясендә җиңүчеләр I, II, III дәрәҗә дипломнары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.