Хәрби-патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясалды.

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Тәрбия эшчәнлегендә төп максатларның берсе-укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләү. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен 1 февральдән район мәктәпләрендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башланды. Айлык кысаларында бик күп чаралар узды, аларның һәркайсы үсеп килүче буын өчен мөһим. Төрле сыйныфтан тыш чаралар: батырлык дәресләре, «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары» акциясе, «якташларыбызның хәрби сугыш урыннары буенча» әңгәмә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Хәтер безнең йөрәкләрдә исән» дип исемләнгән рәсем конкурсы, «Аҗаган» хәрби-спорт уены, музейларга экскурсия, строй һәм җыр смотры һ.б. оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International