Утырышта прокуратураның 2019 елда коррупция өлкәсендә эш нәтиҗәләре турында район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов чыгыш ясады. Ул түрәләрнең керемнәр, чыгымнар турындагы белешмәне дөрес тутырмауларын, бу эштән азат ителгәнче җәза бирергә тиешле хокук бозу булуын ассызыклады. Шулай итеп, 2019 елда 5 авыл җирлеге башлыгының әлеге фактлар ачыкланды. Шулай ук җирле үзидарә органнарыннан эштән киткән һәм башка оешмага эшкә урнашкан түрәләр бу хакта элеккеге һәм хәзерге җитәкчегә хәбәр итәргә тиеш. 2019 елда законны бозу очраклары да ачыкланды, гаеплеләр зур штрафлар белән җәзаландылар.
Шунда ук Яңа Чишмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Жирнов та чыгыш ясады. 2019 елда күпме коррупцион эш кузгатылды. Шулай итеп, 2 авыл җирлеге башлыгына җинаять эше кузгатылган, әмма алар икесе дә туктатылган. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирү факты буенча да җинаять эше кузгатылган.
Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин районда бюджет акчаларын тотуны контрольдә тоту барышы турында сөйләде. Район прокуроры урынбасары районның контроль-хисап палатасы тикшерүләрне тулы күләмдә башкармый, дигән кисәтү ясады.
Шунда ук комиссия әгъзалары 2020 елга эш планын расладылар.
"Халыкка бу хакта социаль челтәрләр, «Чишмә хәбәрләре» газетасы аша хәбәр итәргә, түрәләргә керемнәр һәм чыгымнар турында дөрес мәгълүмат бирергә кирәк. Авыл җирлекләрендә 2019 елда хокук саклау органнары ачыклаган мондый фактлар булмасын өчен тикшерүләр үткәрергә кирәк. Мин комиссия эшен активлаштырырга, коррупцион хокук бозулар кылган өчен коллегаларыма җаваплылык коррупциягә каршы торуның төп принципларыннан берсе булырга тиеш.»- дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов.