Рабигөл авылының 12 көне-Ислам дөньясында зур бәйрәм. Бөтендөнья мөселманнар бәйрәме.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Рабигөл авылының 12 көне-Ислам дөньясында зур бәйрәм. Бөтендөнья мөселманнар бәйрәме. Мухәммәд г-м иртә таң белән туган. Бу көннән башлап Ислам чәчәк атуы башланды. Бу хакта риваятьләр күп. "Мәүлид» - (Гарәп. бу - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итү. Аллаһы Тәгалә аны пәйгамбәр итте, Мөхәммәдкә изге китап — Коръән иңдерде. Ул-Аллаһ җир өстендә ислам динен таратуны һәм кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытуны өндәде. Хәзрәт Рәсүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын вәкиле буларак, бәхеткә туры юл күрсәткән - Ислам дине. Бу көнне мәчеткә олысы да, кечесе дә чакырылган иде. Мәүлид бәйрәменә бик күп халык җыелды. Авылдашыбыз-"Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисов, Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, Яңа Чишмә мөхтәсибенең уку-укыту бүлеге начальнигы Раил Фәһизов бу көнне Пәйгамбәребез хөрмәтенә чыгыш ясауның, аның рухына дога кылуның ни дәрәҗәдә игелекле булуын билгеләп үттеләр. Мәүлид узган урында яхшылык хөкем сөрер, аның тирәсендә фәрештәләр әйләнер, өйләрдә авырулар, ут, су булмас, дип өметләнделәр һәм бу бәйрәм файдалы булыр дип өметләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International