Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсына гаризалар алуны дәвам итә

2019 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ел  саен  үткәрелә  торган  “Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре”  конкурсына  гаризалар  алуны  дәвам  итә. Ул авылда  квалификацияле  хезмәткәрләрнең  абруен күтәрүгә  юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы  100  хезмәткәре  100әр  мең  акча  алачак.  

 Конкурста республика  авыл  хуҗалыгы  тармагының   һөнәри белеме  һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган   хезмәткәрләре катнаша ала.

 Конкурс түбәндәге   номинацияләр буенча үткәрелә:  «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы  бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы  зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы  ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре», «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Катнашучылар  түбәндәге  документларны  тапшырырга  тиеш:   конкурста  катнашуга  гариза,   катнашучы    анкетасын,  белем  турындагы  документ  күчермәсен, хезмәт кенәгәсе  күчермәсен, салым  түләүләре  буенча  бурычлар  булмау  турында   белешмә  һәм  бәяләү  критерийларын.

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 20 ноябренә кадәр Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм тиешле документларны тапшырырга кирәк.  Тулырак мәгълүматны 8 (843) 221 76 69 телефоны аша алырга мөмкин.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International