Санкт-Петербургның Кызыл Гвардия районы администрациясе, Татарстан Республикасының Азнакай районы администрациясе һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәме белән базарда «Татар ишегалды» экомаркетын ачу тантанасы булачак.
«Үз продукцияләрен Санкт-Петербургта Татарстаннан теләгән һәр фермер сата ала», - дип билгеләп үтәләр Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә. «Татар ишегалды» экомаркеты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә(812) 323-12-27 номеры буенча кабул ителә.