2019 елның 17 октябрендә муниципаль районга монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов киләчәк. Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү булачак. Монополиягә каршы органның җәмәгать кабул итү (гражданнарны кабул итү) эше Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 нче йорт адресы буенча урнашкан район хакимияте бинасында 10: 00 сәгатьтә оештырылачак.