2019 елның 11 октябрендә «Республика олимпиада үзәге» «Мәгариф системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш» дип аталган VI Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде, анда район мәгариф бүлеге методистлары да катнашты.
Бу конференция елдан-ел сәләтле укучыларны ачыклау һәм озатып йөрү буенча ТР мәгариф бергәлегенең мәгълүмат алмашуын җайга салу мәйданчыгы булып тора.