12-13 октябрьдә Зәйдә «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VII ачык Республика телевизион фестиваленең икенче сайлап алу этабы узды. Тубылгытау авыл җирлеге башкарма комитеты "Импульс" коллективы жюри хөкеменә "Татар кызлары"хореографик постановкасын тәкъдим итте. Коллектив копилкасын "Халык традицияләрен саклаган өчен" махсус приз һәм истәлекле бүләк белән тулыландырды.