11 октябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан Зирекле лицееның 10 - 11 сыйныф укучылары авыл җирлегендә яшәп фермерчылык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларын гөрләтеп эшләтеп торучы 12 гаилә белән очрашты. Очрашу эчкерсез әңгәмә белән чәй табыны артында оештырылды.
Фермерлар укучыларны киләчәк тормышларын туган җиребез белән бәйләргә, белем алып, җиң сызганып, гаилә корып, сыйныфташлары белән авылыбызның киләчәген торгызырга өндәделәр.
2003 елдан ук фермерчылыкның башында торучы Ханиф Кыямов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм башкалар аны хупладылар.