Район башлыгы сугыш ветераннары белән очрашты

2019 елның 11 октябре, җомга
Өлкәннәр декадасы кысаларында район башлыгы Вячеслав Козлов яшәү урыны буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына шәхсән үзе барып кайтты.
Кызганычка каршы, сугыш ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя бара һәм алар безнең районда биш кеше яши.
Вячеслав Козлов социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә аларның һәрберсенең йортында булдылар, бәйрәм белән котлап, көнкүреш шартлары белән кызыксынды, аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм азык-төлек җыелмасы белән бәйрәм пакетлары тапшырды.
Район башлыгы ветераннар һәм аларның туганнары белән җылы сөйләште, аларның гозерләрен, теләкләрен тыңлады .
Ветеран Хәниф Зиропов белән танышканда, аның йортында 20 канал бушлай цифрлы сигнал кабул итү өчен телевизион приставка урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International