9 октябрь көнне Акбүре төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика укытучыларының семинары узды. Семинарда математика укытучысы Закирова М.М. 5 нче сыйныфта "Хәрефле һәм санлы гыйбарәләр" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Черемухово урта мәктәбе укытучысы Реброва Н. М. югары сыйныф укучылары белән "Могҗизалар кыры"дигән класстан тыш чара үткәрде. "Стандарт булмаган телдән исәп" темасына мастер - классны Яңа Чишмә урта мәктәбенең математика укытучысы Данилова С. Н. үткәрде. Семинардан соң математика укытучылары 2020 нче елда БДИга әзерлек мәсьәләләре, математика укытуда килеп чыккан проблемалар турында фикер алыштылар.