Олимпта өлкәннәр көне

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

4 октябрь көнне "ОЛИМП" та өлкәннәр көненә багышланган пенсия яшендәге гражданнар Спартакиадасы узды. Шашка, дартс, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү буенча ярышлар булды, шулай ук барлык катнашучылар өчен Күңелле стартлар уздырылды. Пенсия фонды идарәсенең бүлек начальнигы Хиразева Лилия Наил кызы, "пенсионерлар берлеге" рәисе Козлова Анастасия Николаевна барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Призлы урыннарны алган катнашучылар мактау грамоталары,бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук барлык катнашучылар да игътибардан читтә калмады һәм катнашкан өчен кыйммәтле бүләкләр алды. Ярышлар узганнан соң анда катнашучыларны чәй табынына чакырдылар, алар анда рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International