Музей эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре «Республика фәнни-гамәли семинары»

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

2019 елның 4 октябрендә Зирекле авылының “Халык иҗаты һәм көнкүреше музее” директоры Лотфуллина Л.З. һәм фәнни хезмәткәр Шакирова Ф.И. Лениногорск шәһәрендә уздырылган “Музей эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр”, “Музейларның проектлау һәм грантлау эшчәнлеге” темасы буенча республикакүләм фәнни-практик семинарда булып кайттылар.

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр яктыртылды:

  1. Музейларның “Культура” Милли проектында катнашу мөмкинлеге
  2. Музейларның иҗади проектларын тормышка ашыруда ресурс буларак конкурслар һәм грантлар
  3. “Татнефть”  Иганәчелек фондының социаль әһәмияткә ия проектларга грантлата ярдәме
  4. Муниципаль бюджет учреждениеләрен  өстәмә инвестицияләү: дәүләт ярдәменең грант программалары һәм краудфандинг.

Семинарның дәвамы булып Лениногорск шәһәрендәге “НЕФТЬ МУЗЕЕ»на,  «Туган якны өйрәнү музеена” шулай ук Шөгердә ачык һавадагы Нефть музеена экскурсияләр оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International