Начар метеорологик күренешләр: 7 октябрьдә кич, 8 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр.
2019 елның 7 октябре 18 сәгатьтән 2019 елның 8 октябре 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы Буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар явачак, көндез явым-төшемсез.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, төнлә һәм иртән 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с кадәр, көндез 6-11 м/с, көчәйгәндә 13 м / с кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +1..+6º, көндез максималь температура +5º..+10º.