«Нечкәбил-2019» дигән XV Республика ана булу һәм гаилә матурлыгы конкурсы – халык һәм гаилә традицияләре булган, үз гаиләсе белән горурлана һәм нәсел тарихын саклый торган бәхетле Татарстан гаиләләренең чын тарихлары ул.Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.
21 сентябрь көнне Казан шәһәренең В.И. Ленин ис. мәдәният сараенда ярымфиналистлар гаиләләрен карау этабы узды.
Безнең районны Тубылгы Тау авылыннан күп балалы Хөсәеновлар гаиләсе тәкъдим итте. Ярымфиналда 34 гаилә катнашты. Хөсәеновлар гаиләсе "Инша" һәм "Гаилә горурлыгы"номинацияләрендә өч дипломга ия булды. Конкурс нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк.