19 сентябрь көнне Яңа Чишмә муниципаль районының " Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте Чистай районы Ромашкино авылы халкы алдында чыгыш ясады

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

19 сентябрь көнне Яңа Чишмә муниципаль районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасында оештырылган «Моңлы чишмә» ансамбле Чистай районы Роман авылына «Җырларыбыз сезгә бүләккә» дип исемләнгән концерт программасы белән бардык. Без аларга үзебезнең матур җырларыбызны, юмористик инсценировкаларыбызны, дәртле биюләребезне бүләк иттек. Авыл халкы чыгышыбызны аягүрә басып, кул чабып карадылар. Концертны дәвам итүебезне теләделәр, тагын җырлагыз дип үтенделәр. Шулай җылы итеп каршы алуларына без бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International