ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Петропавел авыл китапханәсендә "Без үз республикабыз турында нәрсә беләбез" исемле тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче республикабызның тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында сөйләде. Әңгәмәдәшләр "ТАССР тарихы сәхифәләре буйлап" танып белү викторинасында актив катнаштылар, катнашучылар "ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылап»дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.