«СӘЛӘТ ҺӘМ ИХТЫЯР» ФЕСТИВАЛЕ”

2019 елның 13 сентябре, җомга

12 сентябрь көнне Чирмешән районы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Сәләт һәм ихтыяр» дигән район фестивале булып узды. Бу чара Чирмешән районында инвалидлар җәмгыяте оешуының 5 еллыгына багышланган. Район инвалидлар җәмгыяте соңгы берничә елда үз эшчәнлеген активлаштырып, зур оешмага әверелде. Бу фестивальдә катнашырга Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәт алучылар да барды.

            Язмыш инвалидлар өчен даими сынаулар оештыра, әмма аларның һәрберсе тормыш сөючәнлеге, рухи байлык һәм оптимизм кебек сыйфатларга ия. Алар арасында спорт, иҗат, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Узган фестиваль дә моңа ачык дәлил булды. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Шәфигулла кызы Талипова оештырган очрашу бик җылы шартларда үтте. Фестиваль программасында иҗади эшләр һәм милли ашлар, концерт номерлары һәм спорт өстәл адаптив уеннарында катнашу каралган иде. Безнең учреждениедән фестивальдә 5 кеше катнашты. Дартс, бочче, джакколо, шлаффлборд, шашка, новус армрестлинг уйнадылар. Шулай ук күргәзмәдә арт-терапия дәресләрендә ясалган иң яхшы иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. Миңнуллин Ринат кул көрәше һәм джакколо буенча өченче урынны алды. Кошкин Марат «Бочче» уены буенча икенче урынга лаек булды. Аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Фестиваль тәмамлангач, безне Чирмешән инвалидлар җәмгыяте  йортына чакырдылар. Бу бик матур бина, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән чаралар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.

         Чирмешәндә булу мөмкинлеге булганга без бик шат. Монда бик күп кешеләр белән таныштык. Мондый фестивальләр һәм бәйрәмнәр бик кирәк, чөнки алар тормышка стимул бирә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үз-үзләренә ышаныч һәм көч өсти, кешеләрнең талантларын ачарга булыша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International