11 сентябрь көнне Яңа Чишмә муниципаль районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина И.К. Кукмара шәһәрендә “Оста кулда һөнәр бар” исеме астындагы күчмә утырышта катнашты. Бу утырыш “Эшче һөнәрләр” елына багышлап оештырыла, чөнки Кукмара шәһәре борын-борыннан һөнәрчеләр иле буларак билгеле. Итек басу осталары, шәл бәйләүчеләр, тимерчеләр бу төбәктә биһисап күп. Аларның эшләре белән таныштык. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында укытучылар һәм тәрбиячеләр бердәм формадан һәм милли калфактан йөриләр. Менә бу идеяны безнең җирлектә дә куллансак иде. Мастер-класслар күрсәттеләр. Пленар утырышта киләчәккә үзебезгә эш планнары расладык.