11 апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә халык-ара “Татар кызы-2019” конкурсының зона туры булып узды. Республикабызның Кама арьягы районнарыннан 21 кыз катнашты. Безнең район данын Акьяр кызы Әдилә Галимова яклап чыгыш ясады. Әдилә кечкенәдән сәхнәдә: биеп, җырлап, төрле күңел ачу чараларын, концертларны алып барып, мәктәп, авыл сәхнәләрендә спектакльләрдә төп рольләрне башкарып үзенең тырышлыгы, Ходай биргән осталыгы, таланты, сәләте белән авылдашларының һәм райондашларының күңелләрен күптән яулады. Менә Яңа Чишмә данын да бу матур бәйгедә яклап сынатмады. Сентябрь аенда Казанда узачак республиканың финал турына зонадан өч кызның берсе булып узды! Афәрин, Әдилә! Булдырдың!
Рамилә Халикова, Акьяр мәдәният йорты.