Хөрмәтле салым хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне-салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, Россиядә ел саен, 21 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы ноябрь көнендә, 1991 елның 21 ноябрендә, РСФСР Президенты Б. Ельцин указы белән РСФСР Дәүләт салым хезмәте оештырыла. 1998 елда ул Россия Федерациясе салым һәм җыемнар министрлыгына үзгәрешләр кичерә.
Бүген Россия Федерациясенең салым органнары дәүләт идарәсенең иң нәтиҗәле һәм йогынтылы структураларының берсе, хакимиятнең ышанычлы терәге, икътисадый иминлек гаранты булып тора. Безнең ведомство икътисадый һәм социаль сәясәтне гамәлгә ашыруны тәэмин итә, гражданнарның мәгариф, медицина хезмәте күрсәтү, хезмәт хакы, пенсия түләү конституцион хокукларын үтәүгә ярдәм итә. Россия Федерациясе салым органнарында җаваплы, югары профессиональ, тәҗрибәле белгечләр эшли. Ил бюджетын тулыландыру, эшмәкәрлек активлыгы, инвестицион климат һәм илебез икътисадының тотрыклылыгы Сезнең игътибарыгызга, үҗәтлек, хокук бозуларга каршы килмәвенә бәйле. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет, җаваплы эшчәнлегегездә яңа хезмәт уңышлары телибез