Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар бакчасында “Ландыш” булып бөек шагыйре Габдулла Тукайның багышланган чара үткәрделәр

2018 елның 27 апреле, җомга

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 26 – апрельдә 132 ел була. Шушы вакыйга  һәм туган телләр  уңаеннан Туган якны  өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа Чишмә авылының “Ландыш” балалар бакчасында булып бөек шагыйрьнең иҗатына багышланган чара үткәрделәр. Кыска гына гомере эчендә, Тукай үзеннән соң калдырган олы мирасның яртысын  балалар әдәбияте алып тора. Кечкенәдән үк  Тукай  шигырьләрен һәм әкиятләрен тыңлап үсү бездә туган телебезгә, туган ягыбыз һәм аның табигатенә карата мәхәббәт хисләрен тәрбияли. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чараның ахырында музей хезмәткәрләре әдип әсәрләреннән төзелгән  мультфильм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International