Фатирны икенчел базарда сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Росреестры фатирны икенчел базарда сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә икәнлеге турында аңлата.

Күчемсез милекне генә түгел, сатучының шәхесен дә ачыкларга кирәк.Моның өчен мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк. Болар- милеккә ия булу турында таныклык (булса), милеккә ия булу өчен нигезләмә, Домовой китаптан белешмә   һ.б   ЕГРН нан ообъект турында  белешмә алу кирәк. Аны теләсә кайсы  МФЦтан алырга була.  Хакы: 400  сум- төп характеристикалар турында, 750 сум – киңәйтелгән белешмә өчен.    

         ЕГРН нан белешмәне   онлайн Росреестр (rosreestr.ru) официаль порталыннан    «Физическим лицам» бүлегеннән алырга була,  госпошлина - 300 сум.

         Барлык документлар Росреестрда рәсмиләштергәннән соң гына физик зат  фатирның хуҗасына әйләнә. Чикләүләр милеккә хокукның бер заттан икенчесенә күчүне тоткарларга мөмкин.

         Федераль   суд приставлары хезмәте сайтында  (fssprus.ru). фатир хуҗасының бурычлары булу-булмау турында белергә була.

Фатирны  сатучы  тулысынча хокуклы зат  булуы, килешүләр төзергә хокуы барлыгына инаныгыз.

          Росреестр    Идарәсе  күчемсез милекнең барлык  техник характеристикалары турында да алдан белешергә киңәш итә. Фатир планына үзгәрешләр кертелмәгәнме, күршеләр кемнәр, фатирның тәрәзәләре кайсы якка карый, түбәдән акмыймы, подвалга су тулмыймы һ.б.

Аз гына шик туган очракта да килешү төзергә ашыкмаска кирәк.

 

 Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International