2017 елның 10 октябрендә Шахмай МЙ да Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

2017 елның 10 октябрендә  Шахмай АМЙ да Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде.

            Бәйрәмдә Яңа Чишмә башкарма комитеты икътисади мәсьәләләр буенча җитәкче ярдәмчесе  Л.К.Исхакова, Дәүләт Советы депутаты М.Г.Хөснетдинов катнашты һәм барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.

            Шахмай авыл җирлеге  секретаре Г.М.Нуруллина авылның тарихын язуда өлеш керткән  уңган авылдашларына карата рәхмәт сүзләре әйтте.

            Концертны Шахмай АМЙ җитәкчесе Р.Х.Абдуллина оештырды һәм алып барды.Фәния Йосыпова башкаруындагы "Сусау" җыры белән  башланып киткән  концерт Флер Гыйльметдинов, Роза Зыятдинова, Наилә Багаутдинова, Х Мөхәммәдиев  җырлары белән дәвам итте.Минабетдинова Дилә үзбәк биюе башкарды.

Бәйрәм дәвамында олы буын вәкилләре үз адресларына төрледән-төрле матур сүзләр ишеттеләр, бер-берләренә ныклы сәламәтлек теләделәр, чын күңелдән җырларга кушылдылар, узган елларын искә алдылар.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бирегә килүчеләр өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты.

 

***

Яңа Чишмә районында яшәүчеләрне  14 нче  октябрьдә  ГТО  нормаларын тапшырырга чакырабыз (Йөгерү- 100 м, пневматик винтовкадан ату).  Теркәлү - 9.00- 9.45  "Олимп" УСЗ да.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International