Бүгенге көндә эчке эшләр органнарының эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикере бәяләүнең төп критерийларыннан санала.
Шуңа Татарстан ЭЭМ моңа аерым игътибар юнәлтә.
Сораштыруның максаты- шәхеснең куркынычсызлык дәрәҗәсен һәм халыкның полиция эшчәнлегеннән канәгатьлек дәрәҗәсен ачыклау.
Сораштыру нәтиҗәләре Татарстан ЭЭМ тарафыннан киләчәктәге хезмәт эшчәнлегенә төзәтмәләр кертү өчен файдаланылачак.
Сораштыру ЭЭМ сайтында аноним үткәрелә. Бу бары берничә минутлык сораштыру безнең өчен бик мөһим.