Халыкара Өлкәннәр көненә багышланган спорт бәйрәме

2017 елның 6 октябре, җомга

Бүген  "Олимп" УСЗда  өлкән буын кешеләре өчен спорт бәйрәме  узды. Бәйрәм өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика,  масрестлинг, шашка төрләрен үз эченә алды.

            Бәйрәм катнашучыларның парады белән башланды. Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге  башлыгы О.Лаврентьева, "Бердәм Россия" партиясенең  җирле бүлекчәсе җитәкчесе З.Бикбова  барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде.

            Бәйрәмнең төп судьясы В.Кузнецов үзенең котлавыннан соң, ярышлар программасы белән таныштырды.Барлык төр ярышларның да җиңүчеләре ачыкланды. Алар диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

            Бәйрәм "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе ярдәме белән оештырылган чәй өстәле артында дәвам итте.

            Сәламәтлек, энтузиазм, уңышлар һәрчак юлдаш булсын!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International