Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре, шулай ук әлеге тармак ветераннары!

2017 елның 6 октябре, җомга

Һөнәри бәйрәмегез  уңаеннан  иң җылы  котлауларны кабул итегез!

            Агросәнәгать комплексы һәр заманда илнең һәм теләсә кайсы төбәкнең иң мөһим тармагы булып тора. Сезнең ил үсешенә  керткән  хезмәт өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Хезмәтегез  авыр, ләкин һәр заманда кирәкле. Илнең тотрыклы үсеше, халыкның  яшәү сыйфаты авыл хуҗалыгындагы уңышларыннан да тора.

            Һөнәри бәйрәмегезне әйбәт нәтиҗәләр белән каршы алуыгыз сөендерә. Яхшы уңыш ул- искиткеч зур хезмәт һәм үз эшеңә мәхәббәт булганда гына мөмкин.

            Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа хезмәт казанышлары, тармак үсеше өчен нәтиҗәле эш, матур көннәр теләп калам.

            Гомерләрен әлеге авыр һәм кирәкле һөнәргә багышлаган ветераннарга аерым рәхмәтемне җиткерәм.

 

Хөрмәт белән,  РФ  Дәүләт Думасы депутаты  Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International