Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы КАРАРЫ 2019 елның «16» декабреннән № 55-348 «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып бару тәртибе турында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 2016 елның 30 декабрендәге 21-112 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә өстәмәләр кертү хакында»

Татарстан Республикасы

Яңа Чишмә муниципаль районы Советы

КАРАРЫ

 

2019 елның «16» декабреннән                                                                                 № 55-348

 

«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып бару тәртибе турында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 2016 елның 30 декабрендәге 21-112 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә өстәмәләр кертү хакында»

 

            «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында» 2009 елның 9 февралендәге 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 9 декабрендәге 97-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып бару тәртибе турындагы Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 2016 елның 30 декабрендәге 21-112 номерлы карары белән расланган Нигезләмәгә түбәндәге өстәмәләрне кертергә:

- 3.2 пунктчасына  түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

«Муниципаль норматив хокукый актлар, кабул ителгән көннән соң 10 эш көне эчендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып баруга вәкаләтле вәкилләр тарафыннан вәкаләтле органга җибәрелә.

     Муниципаль норматив хокукый актны кабул ителгән (басылып чыккан) көненнән соң 10 эш көне эчендә «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында»  (pravo.tatarstan.ru) рәсми бастырып чыгарган (халыкка игълан ителгән) очракта, аның вәкаләтле органга юлламасы таләп ителми»;

- 3 пунктны түбәндәге эчтәлектәге 3.4 пункт белән тулыландырырга:

«Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып баруга вәкаләтле зат тарафыннан муниципаль хокукый акт белән бер үк вакытта муниципаль хокукый актның барлык чыганаклары һәм рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) даталары турында белешмәләр җибәрелә.

Муниципаль норматив хокукый акт Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып бару тәртибе турында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 2016 елның 30 декабрендәге 21-112 номерлы карары белән расланган Нигезләмәнең 3.2 пунктчаның икенче абзацы нигезендә вәкаләтле органга җибәрелмәгән очракта, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып баруга вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан  «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (pravo.tatarstan.ru) муниципаль норматив хокукый акт рәсми басылып чыккан (игълан ителгән) көненнән соң 10 эш көне эчендә, әгәр мондый мәгълүмат күрсәтелгән срокта әлеге порталда урнаштырылмаган булса, вәкаләтле органга барлык башка чыганаклар һәм муниципаль норматив хокукый актны рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) даталары турында белешмәләр җибәрелә.

     Муниципаль норматив хокукый актны Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып бару тәртибе турында Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 2016 елның 30 декабрендәге 21-112 номерлы карары белән расланган Нигезләмәнең 3.2 пунктчасының икенче абзацында күрсәтелгән  срок узганнан соң рәсми бастырып чыгарган (халыкка игълан ителгән) очракта, «Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүматның рәсми порталында» (pravo.tatarstan.ru) басылып чыгу (халыкка җиткерү) турындагы белешмәләрдән тыш, аның рәсми бастырып чыгару (хәбәр итү) чыганаклары һәм даталары турында белешмәләр (халыкка хәбәр итү), Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып баруга вәкаләтле затлар тарафыннан рәсми басылып чыккан (халыкка игълан ителгән) көненнән соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча вәкаләтле органга җибәрелә.

Вәкаләтле орган соравы буенча Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып баруга вәкаләтле орган тарафыннан муниципаль норматив хокукый актның рәсми бастырып чыгару чыганагы булган басмаларында үзләре тарафыннан расланган күчермәләрен 15 көн эчендә вәкаләтле органга җибәрәләр».

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» http://pravo.tatarstan.ru электрон адресы буенча һәм Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында http://novosheshminsk.tatarstan.ru  бастырырга (игълан итәргә).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Яңа Чишмә муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм җирлекләрнең вәкиллекле органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча даими депутат комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Яңа Чишмә муниципаль районы

Башлыгы                                                                                                                 В.М. Козлов                                               

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.94 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International