21.10.2022 Гыйнварда пенсия һәм социаль иминият фондлары берләшмәсе узачак. Эш бирүчеләр өчен отчет ничек үзгәрәчәк?

Гыйнварда пенсия һәм социаль иминият фондлары берләшмәсе узачак. Эш бирүчеләр өчен отчет ничек үзгәрәчәк?

2023 елның гыйнварыннан индивидуаль персонификацияле исәпкә алу мәгълүматлары, җитештерүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерүгә исәпләнгән иминият взнослары турында белешмәләрне дә кертеп, Бердәм мәгълүмат формасы составында күрсәтеләчәк. Белешмәләрнең бердәм формасы составында иминләштерүчеләр тарафыннан Россия социаль фонды органнарына индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу өчен түбәндәге белешмәләр тапшырылачак:
хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр;
гражданлык-хокукый характердагы шартнамәләрне төзү/туктату һәм башка реквизитлар даталары турында белешмәләр;
иминият стажы турында белешмәләр;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.;
җыелма пенсиягә өстәмә иминият взнослары күчерелгән һәм эш бирүче тарафыннан түләнгән иминләштерелгән затлар турында белешмәләр;
җитештерүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә исәпләнгән иминият взнослары турында белешмәләр.
Шул ук вакытта 2023 елның 1 гыйнварыннан иминиятләштерүченең Россия Социаль фондына эш факты турында мәгълүмат тапшыру бурычы төшереп калдырыла (СЗВ-М формасы).
237-ФЗ Федераль законның 15 статьясы нигезендә индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу өчен Белешмәләр:
- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланган хисап чорында Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының тиешле органнарына әлеге Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр гамәлдә булган тәртиптә тапшырыла;
- Мәгълүматларның бердәм формасы 2023 елның 1 гыйнварына кадәр расланачак.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International