Ана капиталы
Беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга арткан һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган, ә ата-аналар сертификатны рәсмиләштермәгән яки бер тапкыр да кулланмаган гаиләләргә дә шундый ук сумма каралган.
2020 елдан башлап ике баласы да туган гаиләләргә тиешле югары ана капиталы күләме индексациядән соң 53 712,27 сумга артты һәм 693 144,1 сум тәшкил итә.
Беренче балага ана капиталы алган, ә аннары тагын берсен тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Быел ана капиталына шундый өстәмә сумма индексация хисабына 168 616,2 сумга кадәр арткан.
Ана капиталын тотмаган гаиләләрнең акчалары да шушы айдан индексацияләнде.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды органнары тарафыннан 355,1 мең ана (гаилә) капиталына сертификат бирелгән, шул исәптән 2021 елда – 31,2 мең.