Новости 2021

Акбуре авылында гөмер итуче Юнусовлар гаиләсендә ике бәйрәм: гаилә булып яши башлаган көннән 50 ел утеп тә киткән, шулай ук Гомәр абый 80 яшлек юбилеен да билгеләп утте. Сезнен гаиләгезгә бәхет  , шатлык, сәләмәтлек телибез.

Акбуре җирлеге халкы эссе , матур җәйге көннәрне печән эзерләргә тырыша. Шайдуллин Радиф һәм Нияз кул чалгысы белән чабып, малларга кыш ашап чыгарлык азык әзерләделәр.

Акбуре авыл Советы депутатлары авыл халкы белән очрашуларны дәвам итә.

2021 нче елның 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатларын тапшырдылар.

Акбуре Советы депутаты Раиль Харис улы Залаков  Акбуре урта мәктәбе директоры Латыпов Харис Харрас улы белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Акбуре авыл советы башлыгы  һәм "Единая Россия" сәяси партиясе депутаты Жаудат Махмут улы Залалетдинов та катнашты. Бу юлы да буш кул белән кайтмаган депутат, мәктәп ашһәнәсе өчен тәрәзә  жалюзилары , компьютер классына кәгазъ бүләк итте . Очрашу барышында ,мэктэп директоры Харис Харасовичтан борчыган сорауларны язып алды,ярдэм итэргэ  тырышуын белгертте, уку-укыту мәсьәләләренә кагылдылар, жэйге яллар вакытында балалар мэсэлэсе турында әйтеп уздылар.

85 яшлек юбилей көне белән Валиуллина Наҗия Хайрулла кызын авыл мәдәният йорты җитәкчесе, китапхәнә мөдире һәм авыл советы сәркатибе чын куңелдән тәбрик иттеләр.

17 нче июнь көнне Акбуре авыл мәдәният йотры каршында янгын куркынычсызлыгы буенча чара уздырылды.

Акбуре авылында Сабантуй гөрләп үтте.Барлык авылдашларга , кайткан кунакларга актив катнашкан өчен  рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә матди ярдәм күрсәткән  спонсорларыбызга  чын күңелдән  рәхмәт әйтәбез!

Бүген Акбуре авылында яшәүче Коновалов Андрей Владимирович район ЗАГС  бинасында 1 нче паспортына ия булды. Котлыйбыз!

12 июнь көнне Акбүре авылында халык күңел ачу чарасы узачак. Сабантуй-иң яраткан һәм бөтен җирдә дә халык бәйрәме. Йөзләгән кеше- төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен, милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә торган традицион халык күңел ачу чарасына җыела. Сабантуй үз милли колоритын саклап, чиксез бәйрәмгә, буыннар һәм Халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде. Бәйрәм кунаклары өчен интерактив программа әзерләнгән: татар милли уеннары, олылар һәм балалар өчен конкурслар, «Көрәш»-традицион ярышлары.

27 нче май көнне Акбуре авыл китапһәнәсендә Бөтенроссия китапһәнә көнен билгеләп уттеләр. Китапһәнә мөдире Салихова Лилия тәбрикләр кабул итте.

Акбуре авылы егете, Нуриев Разил Рәмис улы Ватанны сакларга- армия сафларына 28 нче май көнне китте. Исән-сау хезмәт итеп кайт Разил!

 

Акбуре җирлеге башлыгы , Нургаяз мәчете картлары белән берлектә "Кизләүләр  өстендә" җыештыру, койма ремонтлау эшләрен башкардылар.

 Акбуре авылы ФАП мөдире Зарипова Н.Г. халыкка вакцинация кирәклеге турында аңлатма алып бару вакытында.

Татпотребсоюздан бирелгән суган отлыкларын утырту вакытында. 

Хәерле бәйрәм көне мөбәрәк булсын, хормэтле авылдашлар! Гает бәйрәмен барчабызга да күңел тынычлыгы,киңлеге белән үткәрергә насыйп булсын.Һәрберебез үзебезнең гакыйдәбезгә,ягъни дөньяга карашыбызга нигезләнеп яшибез.Барчабыәга да фарыз гамәлләр кылып, хәрам эшләрдән сакланып,башкаларга зыян салмыйча сабырлык күрсәтеп,Аллаһның бар нигъмәтләренә шөкер итеп яшәү насыйп булса иде. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, иман байлыгы белән, Парлы булып, аңлашып,бер-беребезгә ярашып яшәп балаларыбыз,оныкларыбыз, якыннарыбыз җылылыгын тоеп гомер кичерсәк иде. Уңышлар гына!

Нугманов Зефэр  Шариазданович   .Ул КфХ Ахметвалиева  Г.Г эшлэп лаеклы ялда, авылнын  ихтирамлы   кешесе. Узе уйлап мини трактор ясады.Бэрэнге чэчте,хэзер  эяргэ эзерли.Печэн чапкычын да  килэп ята. Булганнар барда кулыннан килэ.Рамазан аенда бер Кен уразасын да калдырмый. Зиратны да тэртиплэп тота. Язгы чэчу эшлэренэ дэ бик телэп булыша. Алтын куллы.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, авылдашлар!

Сезне һәр кеше өчен изге, якты бәйрәм — Җиңү көне белән тәбрик итәбез. Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 76нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак.

Акбуре жирлеге барыгызны да 9 нчы май конне узачак бэйрэм-тантаналы рэвештэ ачылачак Обелиск янына чакыра. Башлана 9.00.

Солчэ Баш авылында яшәүче Шайхетдинов Камил абый авылнын ин олы кешесе, бэрэнге чэчкече эзер- телэучелэргэ ярдэм кулын суза хэр елны.

Халык сынамышларына караганда, бәрәңгене утыртырга була инде. Тузганакның сары чәчәге, яки каенда яфрак күренә башласа, димәк, утырту эшләренә вакыт җиткән.

Ай календаре буенча тамыразыкларны ай кимегән көннәрдә утыртырга киңәш итә.

Бәрәңге утыртыр чак җитә. Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән халык. Күптән игелә торган культура булса да, бәрәңге уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга туры килә. 

“Бәрәңгене салкын җиргә утыртырга ашыгырга кирәк түгел”

— Кайбер кеше җирне көздән сукаларга тырыша. Көз көне җирне сукаласаң, яз көне культивация генә ясасаң да була. Кем инде бакчаны көздән эшкәртеп өлгермәгән, алар яз көне эшкәртә. 

Гомумән җир өлгергәч, бик иртә дә түгел, соңга да калмый, 15-20 сантиметр тирәнлектә эшкәртергә кирәк. Җир дымын да югалтмаска тиеш. Әгәр иртә эшкәртсәң, бакчада кәзләр булырга мөмкин. Язын җирне ничек эшкәртү туфракның нинди булуына карый. Мәсәлән, туфрак йомшак булса, аны эшкәрткәндә бик вакламыйча гына эшкәртергә кирәк.

Морадимов Надир Тагир улы Акбуре авылында бэрэнге бакчаларын эшкэрту вакытында.

Акбуре авылында Бөек Ватан Сугышыннан кайтып вафат булганнарга һәйкәл куелачак.

КФХ "Ахметвалиева Г.Г язгы чәчүгә чыкты: солы , арпа чәчү вакыты.

Яңа Чишмә Советының 8 нче утырышында Акбуре җирлеге башлыгы "Авыл җирлеге усешенә зур көч керткән өчен" Россия Федерациясе медале белән буләкләнде.

17 нче апрель көнне Яңа Чишмәдә авыл җирлекләре арасында "Күңелле старт" ярышлары булып узды.

Шайхутдинова Адея апа - 97 яшен билгеләп уткән көнне Акбуре җирлеге башлыгы , мәдәният йорты җитәкчесе һәм китапхәнә мөдире чын куңелдән тәбрик иттеләр. Без дә, авылдашлары , Адея апага хәерле ,бәрәкәтле картлык телибез.

Мурзин Искәндәр абый һәм Хаҗәр апа 55 ел бергә гомер иту көне - юбилей көнне Яңа Чишмә мәдәният йортында кайнар котлаулар кабул иттеләр. 

Минхаирова Зөлфия Валиулловна 80 яшлек юбилеее белән Акбуре җирлеге башлыгы һәм мәдәният җитәкчесе, китапхәнә мөдиренән кайнар котлаулар кабул итте.

Акбуре урта мәктәбе укучылары авыл китапһәнәсендә Кызыл йолдыз акциясендә катнаштылар.

80 яшьлек юбилей көне белән Закиров Нургали Вагиз улын Акбуре җирлеге башлыгы , оешма хезмәткәрләре белән чын күңелән тәбрик иттеләр. Исәнлек-саулык, тигез гөмер итүләрен теләделәр.

Акбуре җирлеге башлыгы халык белән очрашып, язгы ташу мәсәләләре буенча киңәште.

 

Акбүре мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. 

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.

 Акбуре мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәмодире  белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәме үткәрде.

Язгы ташуга каршы чаралар планы кысаларында Акбүре авыл җирлегендә, МЧС һәм Ростехнадзор вәкилләре катнашында, Волчанка елгасындагы ГТС буенча комиссион тикшерү үткәрелде.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре, әлеге тармак ветераннары!

Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Нәкъ менә сезнең күп көч таләп итүче көндәлек хезмәтегез рухият, әхлакый хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуда ярдәм итә.

Башкалар ял иткән вакытта, сез хезмәт куясыз, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка бүләк итәсез, матурлык дөньясына алып керәсез. Күзгә күренми һәм тоемлау да мөмкин булмаган ниндидер көч аша әлеге хезмәт милләтләр берлеген тәэмин итә, шул ук вакытта шәхси үзенчәлекләрне саклап калуга да булыша, безне үзенә бер төрле итә. Иҗатыгыз һәм эшсөючәнлегегез нәтиҗәсендә, Акбуре мәдәнияте үз үсешендә шактый зур казанышлары белән аерылып тора.

Күпкырлы талантыгыз, тырыш хезмәтегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерэбез.. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам, үз көчегезгә һәм киләчәккә ышаныч телибез. Алга таба да сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз Акбурелэр күңелендә бары тик кайнар хисләр генә уятыр дип ышанабыз!

Бүген, Акбүре авыл җирлеге башлыгы, 4 нче Бакча округы депутаты Җәләлетдинов Җәүдәт Мәхмүт улы һәм Хәлиуллина Венера Мәүлет кызы, 1 нче округ депутаты, район Советы бинасында даими депутат комиссияләре утырышында катнашалар.

Акбүре авыл җирлеге башлыгы "Игенче"ҖЧҖ базасында 24нче форма турында фикер алышу буенча район киңәшмәсендә катнашты.

Олы яшьтэ булу сәбәпле, күп кенә авыл халкы кар көртләрен кори алмый. Ә күпләп кар явып үткәннән соң, аларга өйләреннән чыгу кыен була. Шуңа күрә волонтерлардан мондый ярдәм-өлкән буын кешеләренә бәяләп бетергесез ярдәм". Рэхмэт бик зур Фанис абый

Акбүре авыл җирлеге башлыгы "Кояшкай"балалар бакчасында булды,балаларның көнкүреше,туклану белән танышты.

Бүген 12 нче март Яңа Чишмәдәге хакимиятнең зур залында медицина советы узды, Акбүре авыл җирлеге вәкилләре бу чарада катнаштылар.

Буген 12 нче март Акбуре авылыннан "Кояшкай" балалар бакчасына йоруче Залалетдинова Жэмилэ Жаудат кызы Казанда, ТНВ каналында Шаян шоу программасында шигырь сойлэп катнашты.

Килэчэктэ унышлар телибез сина Жамиля.

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме
- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!

 

Акбуре авылыннан Миникеева Кафия Ярулла кызын Яңа Чишмә район ЗАГС бинасында якынлашып килүче 8 нче март- Халыкара хатын-кызлар көне белән  район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов һәм урынбасары Надеңда Ивановна Попкова чын күңелдән тәбрик иттеләр.

55 ел бергә гөмер иткән Закировлар гаиләсен, Яңа Чишмә район ЗАГС бинасында район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов һәм урынбасары Надеңда Ивановна Попкова чын күңелдән юбилейлары белән тәбрик иттеләр. Без дә котлауларга кушылып, хәерле имин көннәр телибез.

Күп балалы гаиләләрдә ут-ялкын куркынычсызлыгын булдырмас өчен кисәтү рейды уздырылды.

Акбуре җирлеге башлыгы һәм оешма җитәкчеләре салкын көннәрдә сакта тора: газ сүнү һәм су туңу очракларын булдырмас өчен.

23 нче февраль  көнне Акбуре авылыда Батырлар һәйкәленә чәчәкләр куелды.

Акбуре җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Җәүдәт Мәхмүт улы бәйрәм белән тәбрик итте:

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.

Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!

 

Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, Акбүре авыл китапханәсендә " Муса Җәлил - халкыбыз горурлыгы "дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Акбүре төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Кызыл ромашка"әдәби укулары узды. Балалар танылган татар шагыйре М.Җәлилнең тормышы белән таныштылар, аның балачагы, мәктәп еллары һәм сугыш еллары турында белделәр, фашист концлагерендә язган шигырьләрен тыңладылар. 
"Муса Җәлил - герой шагыйрь" әдәби танышу сәгатенә Акбүренең "Кояшкай"балалар бакчасының өлкән һәм урта төркем балалары чакырылды. Балалар зур кызыксыну белән китапханәченең М.Җәлил биографиясе турында сөйләгәнен тыңладылар. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр. Соңыннан китапханәче балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь укыды.

Акбуре авылыннан Җәдәлетдинова Җәмилә Җәүдәт кызы "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашып, "Ак калфак" шигерь сөючеләр республика күләм конкурсында район этабында катнашып, 3 нче урын яулады.

16.02.2021 Акбүре авыл җирлеге башлыгы МБББУ "Акбүре төп гомуми белем бирү мәктәбе" нең парламент дәресендә катнашты . Дәрес темасы: "Татарстан-безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм Тел күптөрлелеге."

Акбуре китапһәнәсендә " Нәни йөрәктә олы батырлык" дип аталган китап кургәзмәсе оештырылды. Китапһәнә житәкчесе сугыш елларында  яшь геройларның батылыклары турында сөйләде.

Сөлчә Баш авыл халкы сәләмәтлек ныгыту өстендә һәр көн тырыша. Кышкы матур көннәрдә чангыда , саф һавада йөреп кайтабыз диләр алар.

Буыннар мирасы музеенда апалы-сеңелле Минҗиан һәм Хатимә апаларның "Үткән гөмерләрне барлап" дип аталган шигерләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы булып узды.

Акбуре авылы мәктәп укучылыры олыларга ярдәм итүне дәвам итәләр. 

2 нче февраль көнне Акбуре җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Җәүдәт Мәхмут улы - 80 яшлек юбилей көне белән Хоснетдинов Рашит Шамсетдин улын тәбрик итте.

2 нче феврвль көнне Акбуре музеенда Сталинград сугышына карата чара уздырылды.

Соңгы арада җылы һава торышы саклану һәм кар күп яву сәбәпле, түбәләрдән кар төшү очраклары күзәтелә башлады,йортларга хезмәт күрсәтүче оешмалар алдына түбәләрне кар-боздан чистарту бурычы куйелды..Шәхси йортларда яшәүчеләр дә әлеге өндәмәгә колак салсыннар иде. 

Минһаерова Минҗиан апа һәм Хоснуллина Хатимә апаларнын шигерләре "Үткән гөмерләрне барлап" исемле китапта бастырылып чыкты.

27 нче январь көнне Акбуре музеенда Ленинград шәһәре чолганыштан чыгу көнен билгеләп үттеләр.

_______________________________________________________________________________________

20 нче январь көнне Сөлчә Баш авыл мәдәният йортында Акбуре җирлеге башлыгынын 2020 нче елга отчет җыелышы булып узды. 

19 нчы январь көнне Акбуре җирлеге башлыгы  Кайгырту узәге социаль.работниклары белән очрашып , үткән 2020 нче ел һәм яңа 2021 нче ел хәлләрен уртага салып сөйләштеләр

16 нчы январь көнне Акбуре авыл мәдәният йортында Акбуре авыл җирлеге башлыгының 2020 нче елга отчет җыелышы булып узды.

2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип иглан ителде. 

13 нче январь көнне Акбуре җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Җаудәт Мәхмут улы терлекчелек белән шөгелләнергә теләк белдерүчеләр белән шәһсән очрашып сөйләште.

6 нчы январь көнне 80 яшлек юбилее белән Нуриева Фаузия апаны Акбуре җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Җаудат Махмут улы, китапһәнә мөдире һәм мәдәният эшчесе белән берлектә, тәбрик итте. 

6 нчы январь көнне 80 яшлек юбилее белән Сафиуллин Гөмәр абыйны Акбуре җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Җаудат Махмут улы, китапһәнә мөдире һәм мәдәният эшчесе белән берлектә, тәбрик итте. 

 

___________________________________________________________________________________                                  

Последнее обновление: 2 июля 2021 г., 14:47

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International